воскресенье, 11 октября 2015 г.

Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Безнең элекке драматургиябез, шул исәптән, әлбәттә, Галиәсгар Камал да, ниндидер бер феодаль көнкүреш темаларына, абыстайлар, муллалар, асраулар, хезмәтчеләр турында пешәр-пешмәс пьесалар иҗат иткән. Алар үзләренең фикерләрен матбугатта яки театрда кычкырып ачыктан-ачык әйтә алмаганнар. Әмма алар тирән белемле кешеләр булганнар. Кайсын гына алсаң да, шул ук Габдулла Кариевне алсаң, шул ук Сәхибҗамал Волжскаяны, театрның башында торган башка кешеләрне алсаң, алар - тирән белемле кешеләр.Татар драматургиясенең, әгәр дә ныклап торып өйрәнсәк, күрербез, аның укучылык, шәкертлек чоры бөтенләй булмаган. Моны шуның белән исбатларга мөмкин: Галиәсгар Камалның пьесаларын бүген дә уйнап була! Әгәр дә инде пьесаны йөз елдан артык вакыт үткәннән соң да уйный аласың икән, ул спектакльнең гомере шулай озын була ала икән, бу инде көнкүрештә булган ниндидер абыстайларга гына яки шәкертләрнең талашларына гына кайтып калган драматургия түгел. Мин бу көндәге яшьләребезгә, бигрәк тә урыс мәктәпләрендә белем алып, татарда бер әйбер дә булмаган, татарда бер әйбер юк, дигән «мәктәпне» үтүчеләргә, игътибарлырак булырга, татар тормышын, татар театрын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чынлап торып өйрәнергә киңәш бирер идем. http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/kamal/min.htm